Яз җитүгә җыйнаулашып
Без авылга кайтабыз
Анда безне көтеп тора
Зур бәрәңге бакчабыз
2-3 кат сукалыйбыз
Җигеп бабайның атын
Үземә генә күңелсез
Булыша миңа хатын
Баз капкачын ачып атып
Аз гына җилләтәбез
Разведкага башта аска
Әбине төшерәбез
Бәрәңгенең яртысын
Күсе-тычкан кимергән
Тишекккә дә сыймыйлар
Кайберләре симергән
Чөгендер белән шалканнан
Алар авыз иткәннәр
Кишер салган капчыкка да
Борыннарын төрткәннәр
Калган бәрәңгене чыгарып
Сортировать итәбез
Утыртасын аерып алып
Матур көннәр көтәбез
Бәрәңгене утыртканда
Тагын атны җигәбез
4-5 сәгать дигәндә
Зур бакчаны җиңәбез
Җылы яңгырлар яуса
Күтәрелә күңелләр
Чыккан чүпне утый-утый
Авырта безнең билләр
Колорадо кортын чүпләп
Күзләрне дә бетердек
Бөтенесенә кул җитмәс
Дарулар сибеп кердек
Бик ошый ахырысы аларга
Җәйнең җып-җылы җиле
Безнең бакчада диярсең
Аларның туган иле
Керосинга салдык үзләрен
Суга да без батырдык
Ачу чыккан вакытта
Суыткычта катырдык
Кәтмәнлибез,матиклыйбыз
Җәе буе бакчаны
Химикатларга туздырабыз
Эшләп тапкан акчаны
Вакыт үтә,көзләр җитә
Бәрәңгеләр алабыз
Тычкан-күсегә өлеш чыгарып
Тагын базга салабыз
Ел саен утыртабыз бит
Булса да эше кыен
Бигерәк яратабыз шул
Бәрәңге кыстыбыен!
Напишите ответ или комментарий